«Әнием янәшәсендә»  флешмобын дәвам итеп
Район яңалыклары

«Әнием янәшәсендә» флешмобын дәвам итеп

«Әнием янәшәсендә» флешмобына Теләченең икенче номерлы балалар бакчасына йөрүче Сәмир Мингазов та кушылды.

- Кадерле Нәнәм! Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан сиңа чын күңелемнән рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Син мине иң мөһим нәрсәләргә — яхшылыкка, намуслылыкка, иманлы булырга өйрәтәсең. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм бик күп бәхетле мизгелләр телим. Һәр яңа көн сиңа шатлык һәм куанычлар китерсен. Мин сине бик нык яратам! Бәйрәм белән сине, Нәнәм! ❤️, – ди Сәмир.



Нет комментариев