Казанда бер бинаны 1 сумга саталар
В республике

Казанда бер бинаны 1 сумга саталар

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хосусыйлаштыру программасы кысаларында дәүләт мөлкәтен сату буенча конкурс игълан итте.

Казан, Бауман урамы, 66 йорт адресы буенча урнашкан бинада 587,2 кв.м мәйданлы торак булмаган бина сатуга куелган, конкурс уздыру турында мәгълүмати хәбәр «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы»АҖ электрон мәйданчыгында урнаштырылган.

Объект 1888 елда төзелгән һәм федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булган «Каретников йорты» тарихи бинасында урнашкан. Сатуның башлангыч бәясе НДСны исәпкә алмыйча 1 сум 00 тиен дип билгеләнгән, конкурсның адымы 1 137 791 сум 05 тиен, сатуда катнашу өчен залог күләме 4 551 164 сум 20 тиен.


Нет комментариев