Казан мэриясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Владимир Казанцев үз вазифасыннан китте. Шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Бергә эшләгән кешеләр белән аерылышу бик ямансу, ләкин вакыт алдыбызга яңа бурычлар куя. Менә бүген без мәгълүмати-аналитик идарә башлыгы Владимир Анатольевич Казанцевка рәхмәт әйтәбез. Ул 10 ел буе әлеге юнәлешне җитәкләде һәм шәһәр мэриясе Башкарма комитетының эшчәнлеген мәгълүмати яктан яктырту өчен җавап бирде», – диде Метшин.
Ул Казанцевның ун ел дәвамында матбугат хезмәтенең бөтен эшен үзгәртүен һәм федераль, республика структуралары белән вакытында диалог булдыруын искәртте.
Мэр Казанцевның эше иң югары бәягә лаек булуын әйтте һәм аңа Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәтен тапшырды, шулай ук яңа эш урынында уңышлар теләде.
Чыганак:татаринформ.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев