Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Теләче җирле бүлегенең 42 нче хисап - сайлау конференциясе булып үтте.
Конференцияне тантаналы шартларда кереш сүз белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәясе партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Теләче Җирле бүлеге Политсоветы Сәркатибе Айрат Фатхуллин ачып җибәрде.
Конференциядә катнашучыларны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Теләче җирле бүлегенең 2021 - 2026 еллардагы эшчәнлеге белән Теләче җирле бүлегенең башкарма Секретаре Роберт Арсланов таныштырды. Ул билгеләп узганча, партиянең Теләче җирле бүлеге эшчәнлеге тулаем алганда бай, мөһим вакыйгалар, чаралар, нәтиҗәле һәм конструктив эшләр белән истә калган. Иң беренче чиратта, районыбыз халкы федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге сайлауларны уңышлы үткәргән. Район халкының һәр сайлауда актив катнашуы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар өчен бердәм булып тавыш бирүе “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенә карата булган ышанычын һәм ихтирамын күрсәтә.
Нинди генә яссылыкта үтмәсенннәр, сайлаулар алдыннан үткәрелгән авыл җыеннарында районыбыз халкы “Минем депутат” проекты кысаларында булачак депутатларга үзләренең сорау - гозерләрен җиткерә алдылар. Партиянең халкычанлыгы да әнә шундый үзара очрашып, уртага салып ихлас сөйләшүләрдә ачык чагыла. Моннан тыш, райондашларыбыз үзләрен борчыган сораулар белән “Батыр” спорт комплексында урнашкан партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә дә килә ала. Биредә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларыннан тыш, адвокатлар, нотариуслар, прокуратура, социаль фонд хезмәткәрләре халыкны бушлай бердәм юридик кабул итү көнендә дә кабул итә. Соңгысы, квартал саен үткәрелеп килә.
Партиянең Теләче җирле бүлеге 16 башлангыч бүлекчәне берләштерә. 2021 елның декабреннән башлап, партия сафларына 70 райондашыбыз кабул ителгән. Биш ел эчендә партия сафындагы райондашларыбызның саны 29 га арткан. Бу юнәлештә партиянең Айдар, Алан, Баландыш, Кече Кибәхуҗа, Иске Җөри һәм Шәтке башлангыч оешмалары актив эшләгән.
Конференция барышында контроль - ревизия комиссиясе рәисе Салават Фәрхетдиновның хисап чыгышы тыңланды. Әлеге чыгышлар нигезендә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Теләче җирле бүлегенең 2021 - 2026 еллардагы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бяләнде.
Фикер алышуларда партиянең Әбде башлангыч оешмасы җитәкчесе Нияз Рәхмәтуллин катнашты. Ул үзенең чыгышында Әбде авыл җирлегендә партия линиясе буенча башкарылган эшләр һәм переспектив эш планнары белән таныштырды.
Азактан, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Теләче җирле бүлегенең Политсоветы Сәркатибе, 9 кешелек Политсовет составы һәм контроль - ревизия комиссиясенең составы расланды. Алдагы биш елда партиянең Теләче җирлеге бүлеге Политсоветын Айрат Фатхуллин җитәкләячәк. Котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез. Моннан тыш, ул декабрь аенда Казанда узачак “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең хисап - сайлау конференциясенә дә делегеат итеп сайланды. Ә контроль - ревизия комиссиясе составында Салават Фәхретдинов, Гөлфия Шиһабиева һәм Наилә Садыйкова эшләячәк.
Конференция эше күңелле мизгелләр белән тәмамланды. Тәмамлау өлешендә бертөркем актив партия әгъзаларына “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Политсоветы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары, ә партиягә керергә теләк белдергән яшь райондашларыбызга партия билетлары белән күкрәк билгеләре тапшырылды.
Нет комментариев