Түбән Кама мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитетының яңа җитәкчесе Илнар Сираевны тәкъдим итте. Аның кандидатурасын элегрәк Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары раслаган иде.
Сираев Түбән Камада 1984 елда туган, шунда ук мәктәпне тәмамлаган. Югары белемне Казан дәүләт технология университетында «Инженер» белгечлеге буенча ала.
Билгеләнгәнче ул эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсен җитәкләгән һәм инвестиция проектларын озату белән шөгыльләнгән.
Нет комментариев