Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әниләргә назлы сүзләр» район бәйгесе дәвам итә

Әни сүзе, әни күзләре

Калам икән әгәр аптырап

Искә төшә әни сүзләре.

Янәшәмдә дөрес юл күрсәтеп

Карый кебек әни күзләре.

Күпме ялгышлардан саклагандыр

Әни сүзе, әни киңәше.

Яулык почмагына төйнәлгәндер

Әниләрнең ихлас күз яше.

Безнең өчен яшәгән бит әни

Бер йөрәге бишкә бүленгән.

Тулган айдай йөзе балкыр иде

Балалары китсә күренеп.

Миче тулыр ризык булыр иде

Әни безне көткән чагында

Әле генә кебек утырыганнар

Җыйнаулашып табын янында.

Әни яннарына кайта идек

Сагынган күк әгәр тоелсак

Утырырга урын калмас иде

Бөтенебез бергә җыелсак.

Әниле йорт – бәхетле йорт булган,

Җылы бөркеп торган өйләрдән.

Өй эченә бер тынычлык иңгән

Әни көләп йөргән көйләрдән.

Еллар узган саен мәгънәлерәк

Тоелалар әни сүзләре.

Тәрәзәдән карап көтә кебек

Көлемсерәп әни күзләре.   (Дамира Миннебаева, Җәнәй авылы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев