Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Аш- су осталары арасында беренче район фестивале узды

Бүген Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында, милли татар ашларын бөтендөньяга таныткан якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган аш- су осталары арасында беренче район фестивале узды.

Бәйгедә 20 дән артык райондашыбыз хөрмәтле җюри алдында имтихан тотты.  Әлеге чарада  Юныс Әхмәтжановның кызы Фәридә Юнысовна, язучы, Россиянең аш- су остасы Равилә апа Шәйдуллина , "Дворянское гнездо" рестораны шеф- повары Руслан Камалов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Катнашучылар түбәндәге номинацияләр буенча әзерләнеп килгәннәр иде: «Иң матур торт», «Камыр ризыклары», «Бәйрәм бәлеше», «Балык ризыгы» номинациясе, «Иң матур салат» номинациясе, «Җиләк-җимештән матурлык», «Заманча креатив ризык».

Җиңүчеләр исемлеге:

16 яшькә кадәр:
1 урын - Сәминә Тимербаева, 6 яшь;
2 урын - Ралинә Хуҗина, 12 яшь;
3 урын - Динә Ибраева, 14 яшь. 

26 -36 яшь:
1 урын - Румия һәм Асилә Кәримовалар;
2 урын - Гөлназ Минһаҗева;
3 урын - Галина Петрова.

37 яшьтән югары:
1 урын - Фаягөл Котдусова;
2 урын - Лилия Исхакова, Люция Сәхәбиева;
3 урын - Роза Шәйхетдинова, Әнисә Миңнебаева.

“Иң өлкән катнашучы” дипломы - Сәрия Галимовага (67 яшь), “Иң яшь катнашучы” дипломы - Алисә Нәгыймовага (6 яшь) бирелде. 

Җиңүче дипломнары белән:
Гөлчәчәк Гинатуллина;
Гүзәлия Рахматуллина;
Наилә Миңнебаева;
Гөлназ Солтанова;
Илфирә Гайнетдинова;
Миләүшә Хәлиуллина;
Ләйсән Гыйниятова бүләкләнде.


Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев