«Әхмәтова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде
Район яңалыклары

«Әхмәтова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде

6 апрель көнне «Әхмәтова Г.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында да тракторларга һәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

Техниканы карауга барлыгы 14 трактор, 6 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булуы, тракторларның һәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

     Техникага куелган таләпләр һәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Һәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) һәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

         


Нет комментариев