Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән тәбрик итәбез.
Бүген эшмәкәрлек район икътисадының мөһим бер юнәлеше булып тора, районның социаль-икътисадый халәте эшмәкәрлекнең динамик үсешенә бәйле. Ширкәт һәм шәхси эшмәкәр кул астында эшләүче меңнән артык кеше бу җаваплы өлкәдә армый-талмый хезмәт куялар.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек телибез!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Нет комментариев