Казанда INNOverse50+  программасы башланды
В республике

Казанда INNOverse50+ программасы башланды

Казанда яшь лидерлар өчен INNOverse50+ халыкара программасына старт бирелде.

Ачылышта Татарстан Рәисе ярдәмчесе, саммит җитәкчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров катнашты.


 INNOverse50+ ул – 25 илдән килгән 50 дән артык яшь лидерны берләштергән гамәли программа. Чара 27–28 августта Казан федераль университеты һәм уникаль осталык үзәге (ЦУМ) мәйданчыкларында узачак. Ике көн дәвамында катнашучылар биш төп юнәлеш буенча халыкара командаларда эшчәнлек алып барачак. 

 


Нет комментариев