31 августтан Татарстан башкаласында түләүле паркинглы урамнар исемлеге сизелерлек киңәячәк.
Шәһәрдә 66 яңа кишәрлек эшли башлаячак. Аларның күбесе машина хуҗаларына сәгатенә 30 сумга төшәчәк, әмма кайбер локацияләрдә машина йөртүчеләр өчен йомшаклыклар кертелә.
Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, яңалыклар халык күп яшәгән берьюлы берничә районга кагылачак. Түләүле тукталыш зоналары Чуйков, Четаев, Восстание, Ибраһимов, Академик Королев, Коләхмәтов урамнарында, шулай ук аларга якын тыкрыкларда һәм машина юлларында барлыкка киләчәк.
Нет комментариев