Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасы балалары спорт бәйрәмендә

16 нчы февраль көнне «Батыр» спорт комплексында Теләче авылы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Күңелле стартлар» исемләнгән спорт ярышлары узды. Әлеге бәйрәмне Теләче 2нче балалар бакчасы оештырды.

Ярышларда Теләче авылындагы балалар бакчаларына йөрүче 6-7 яшьлек балалардан торган 3 команда ярышты.
Ярышлар чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Катнашучылар финишка беренчеләрдән булып килергә тырыштылар. Алар үзләренең җитезлеген, төгәллеген, көчләрен, чыдамлыгын, зирәклеген, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Ярышны компетентлы жюри бәяләп барды һәм ярышларга йомгак ясадылар. Нәтиҗәдә:
1 урын - Теләче 2нче номерлы балалар бакчасы командасы,
1 урын - Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы командасы,
2 урын - Теләче 1нче номерлы балалар бакчасы командасы яулады.
Барлык командалар да Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев