7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата кешеләрне үз сәламәтлегенә игътибар итәргә өнди.

Ел саен Гомумроссия мәгариф профсоюзының “Подзарядка для всех!” дигән акциясе “Профсоюз — сәламәтлек территориясе” федераль проекты кысаларында уздырыла. Әлеге акциягә Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы да кушылды.


Биредә бүгенге иртә күңелле Бөтенроссия зарядкасы белән башланып китте. Көн дәвамында тәрбиячеләр балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмәләр үткәрделәр, матур әдәбият укыдылар һәм сәламәтлек темасына иллюстрацияләр карадылар. Саф һавада балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, эстафеталарда һәм ярышларда катнаштылар.
Нет комментариев