Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында көзге бәйрәм

Көз күңелсез вакыт диеп саналса да, балалар бу ел фасылына бик шат, шуңа да көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Ата-аналар балалары белән бергә "Көзге композиция" темасына яшелчәләрдән төрле әйберләр һәм “Туган як үсемлекләре” темасына гербарий ясадылар. Алар бик кызыклы һәм гаҗәеп матур килеп чыкты.Урыннар билгеләнде,грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Моның өчен гаиләләргә балалар бакчасы тормышында актив катнашканнары өчен зур рәхмәт!

Кунаклар якты һәм матур, төрле төстәге яфраклар белән бизәлгән залга җыелды. Бәйрәмнәребез бик күңелле узды.  Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, көз турында җырлар җырладылар, күңелле уеннар уйнадылар, биеделәр һәм түземсезлек белән "Көз кызының" килүен көттеләр. Ә инде бөтен балаларга көз кызының - тулып пешкән алмалар тутырылган кәрзин бүләк итүе иң күркәм һәм истә калырлык мизгел булды.
Бәйрәмнең максаты балаларның кәефләрен күтәрү, аларга бу бәйрәм аша шатлык бүләк итү, экологик белемнәрен тирәнәйтү, аларны иптәшләре арасында үз-үзләрен тота белергә өйрәтүне дәвам иттерү, дуслык, бердәмлек хисләре, көз бәйрәменә, хезмәткә мәхәббәт хисләре тәрбияләү иде.

Балалар бакчасында үткәрелә торган бәйрәмнәр балаларның яңгыравыклы тавышлары, елмаю-көлүләре, аларның шау-шу килүләре һәм күңел ачулары белән үтә. Бу юлы да чаралар бик күңелле килеп чыкты. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Бәшәрова Лилия Хөсәен кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев