Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбендә гаилә бәйрәме узды

Бүген балалар сәнгать мәктәбе, 2024 ел - Гаилә елы кысаларында, “Папа, мама, я - музыкальная семья” дип исемләнгән чара үткәрде.

Бәйге формасында узган әлеге гаилә бәйрәмендә  районыбызның өч  талантлы гаиләсе катнашты.

Алар,  тамашачылар һәм хөрмәтле жюри  каршында имтихан тотып, кызыклы сораулар буенча  төрле яктан белемнәрен сынады, җырлады, биеде -  үзләрен ни дәрәҗәдә оста, тапкыр, үткен, җитез, акыллы икәннәрен төрле сораулар, уеннар  аша күрсәтте.

 

 Ахырдан “Музыка - наш мир”, “Эрудированная семья” һәм «Творческая семья» номинацияләре буенча аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Ахырдан сәхнәгә күтәрелгән жюри  әгъзасы, хөрмәтле укытучы  Елена Нуртдинова әйтүенчә, “әлеге балалар шушындый әти-әниләре булу белән, ә әти-әниләр талантлы, акыллы балалары булу белән бәхетле!” Чыннан да шулай бит!  Гаилә - ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.

 

Әлеге чара гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү, ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, туганнарыңа карата һәрвакыт яхшы, җылы карашта булырга өйрәтүне үз эченә алды", - диде сәнгать мәктәбе директоры Резедә Сафина,  катнашучы гаиләләргә ахырдан  рәхмәт әйтеп.  

Чараның күңелле мизгелләре фотоларда һәм видеоязмада  күрәсез.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев