Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балаң - махсус утыргычтамы?

Көзге каникул көннәрендә, ягъни 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республика, шул исәптән районыбыз биләмәсендә булып узган “Көзге каникул” профилактик акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекцияcенең район бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларын махсус утыргычта утыртып йөртмәгән алты ата-анага административ беркетмә төзелгән.

Гәрчә бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында әледәнәле язылып, инспекторларыбыз тарафыннан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында үткәрелә торган профилактик әңгәмәләр вакытында кат-кат әйтелеп килсә дә, һаман саен шул бер тырмага басабыз. Махсус утыргычларның, эләктерү җайланмаларының аларның гомерен, сәламәтлекләрен саклап калуда мөһим адым булуын яхшы белсәк тә. Юл-транспорт фаҗигасе без көтмәгәндә килеп чыга. Ул сиңа да, миңа да бәйле булмаска мөмкин. Андый-мондый хәл була калса, үкенүдән файда булмаячак. Аллам сакласын! Шуңа күрә балаларны арткы утыргычларга утыртып, эләктереп йөрү зарур. Акция барышында  мәгариф учреждениеләрендә  юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Ленар Кыямов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” юл хәрәкәте бюджет учрежденисенең  Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәровалар тарафыннан үткәрелгән профилактик чаралар барышында бу хакта һәм балаларның киемендә, букчаларында, велосипедларда яктылык кайтару элементлары булдыру турында ассызыклап әйтелде. Соңгысы бүген аеруча актуаль. Ник дигәндә, хәзер яктылыкның иң кыска, караңгылыкның иң озын вакыты. Бу чор һәм табигать шартлары (яңгыр, карлы-яңгыр, буран, томан, юллардагы бозлавык, кар  көртләре) юлларда йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә бердәй уяулык, осталык һәм яктылык кайтару элементлары белән тәэмин ителүне сорый. Шулай да иң яхшысы - әтиәни үрнәге. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөргәндә генә, матур үрнәк белән генә  иминлеккә ирешеп була. Бу уңайдан халкыбыз мәкалендә: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - диелә. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев