Баландыш авылы! Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе! Бишенче тапкыр!
Район яңалыклары

Баландыш авылы! Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе! Бишенче тапкыр!

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары, сезне 15 август көнне бәйрәм чарасында көтеп калабыз!

Программада: җыр, бию,  фольклор коллективлар һәм гармунчылар чыгышы, кызыклы милли уеннар, сәүдә нокталары, күргәзмәләр каралган.

Махсус кунакларыбыз – Чулпан Юсупова һәм Айгөл Нәбиуллина! 

«Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Төп приз - бозау һәм шифаханәгә юллама!

Бәйрәм чарасы 15.00 дә башлана.

Чара салют белән тәмамланачак! Көтәбез Сезне!


Нет комментариев