Баландыш авылында узган Чалгычылар ярышы бик күңелле узды
Җиңүчеләргә килгәндә, ирләр арасында беренче урынны Караширмә авылыннан Сәйдәш Корбанов яулады.
Икенче - өченче урыннарны Питрәч районыннан Мәхмүт Гараев белән Караширмә авылыннан Нәкыйф Зайнаев бүлеште. Хатын-кызлар арасында беренче урында Баландыш авылыннан Дания Хәбибуллина калды. Икенче урында - Караширмәдән Нәкыя Тимергазизова, өченче урында - Бичер авылыннан Сәрия Галимова. Әлеге бәйгенең иганәчесе - авыл хуҗалыгы техникасын, запас частьләрне сату белән шөгельләнүче “Альма” оешмасы җитәкчесе Сайфуллин Айдар Салих улына зур рәхмәтләребез!
Видеоны карап, тагы бер бу күңелле минутларны искә төшерик әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев