Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барыгызны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәбез

Тел – ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең тагын берсе. Ул безне башта кечкенә гаиләгә туплый, ә аннан соң олы милләт итеп берләштерә, һәм зур дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Аның аша безгә ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, -И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,– дип язып калдырмагандыр.

Ана теле безгә куәт бирә, иҗат дәрте өсти! Рухи мирасыбызны да киләчәк буыннарга без  тел аша тапшырабыз.  Барыбызга да билгеле, Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый. Үз теленең матурлыгын аңлап,  ягымлы яңгырашын кече яшьтән үк тоеп үскән кеше киләчәк  буыннарга калдыру өчен көчен бервакытта да кызганмаячак.

Туган тел ул- ана теләге,

Туган тел ул - ана бүләге!

Туган тел - милләтнең җаны!

Шуны онытмыйк, хөрмәтле милләттәшләрем!

Барыгызны да шушы бәйрәм!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев