Белем һәм тәрбия бирү оешмаларында  төрле чаралар үтте
Район яңалыклары

Белем һәм тәрбия бирү оешмаларында төрле чаралар үтте

21нче ​ февраль көнне бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.​ Бәйрәм кысаларында районыбызның белем һәм тәрбия бирү оешмаларында төрле чаралар үткәрелде.

Аларның максаты-үз халкыңның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, туган телне өйрәнү, саклау һәм кызыксыну уяту.​ Шулай ук балалар белән төрле халык уеннары, Россия халыкларының милли телләре ​ турында тематик әңгәмәләр үткәрелде, төрле милләт халыкларының костюмнары рәсемнәрен ясадылар һәм ватаныбызның төрле фольклоры белән таныштылар.


Гөлфинә Сәхабиева, мәгариф бүлеге методисты.


Нет комментариев