Бер күрешү - бер гомер
30 сентябрь көнне район Ветераннар йортында юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган уку-сөйләшү булып үтте. Чара 1 октябрь - Өлкәннәр көненә багышлап үткәрелде.
Укуны үткәрү идеясе өлкәннәребез күңелендә районкүләм “Автобабай - 2022” бәйгесен үткәргән вакытта туган була. Очрашуда районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Кыямов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова, Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык итү буенча ирекле җәмгыятенең (ДОССАФ) Теләче бүлеге укытучысы Әдһәм Әхмәтҗанов катнашты һәм чыгыш ясады. Чара барышында алар ветераннарның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр, гозерләрен тыңладылар, районыбыз юлларындагы вәзгыять турында сөйләделәр. Чыгышлардан күренгәнчә, ветераннарыбызны юл йөрү иминлеге белән бәйле булган күп сораулар борчый. Мисал өчен, күп кенә әти-ниләрнең, дәүәтиләрнең юлларда саклык каешларын куймаулары, балаларын кресолга утыртмаулары, Теләче авылының аерым урамнарында “лежащий полицейский” булмавы, тыкрыкларда автомном рәвештә үскән агачларның хәрәкәт вакытында комачау итүе борчый.
Азактан, аларга очрашуның истәлеге буларак, көндәлек тормышта бик кирәк булган яктылык кайтаручы фонарьлар, ленталар һәм белешмәлекләр өләшенде. Ветераннарыбыз исә бер күрешү бер гомер диеп, әлегедәй уку-сөйләшүнең дәвамлы булын теләделәр.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев