Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче катнашучыбыз бар

Гашыйклар көне уңаеннан үтүче “Туй көне” бәйгесенә фотолар килә башлады, дуслар. Беренче катнашучыбыз - Лесной бистәсеннән Гөлия Вохмина.

“1989 елгы фото бу. Тормыш иптәшем белән бергә яшәмибез инде хәзер, тормыш юллары аерылды безнең. Яшь аралары 8 яшь иде. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Хәзер дә гаиләләр арасында  дуслык хөкем сөрә. Туй күлмәгенә киллгәндә, үзем тектем дисәм дә була. Кибеттәге бер күлмәкне дә ошатмаган идем ул вакытта. Шуннан күрше өйдә яшәүче бер апа белән бергә күлмәк тектек”, -дип яш чакларын, туй көннәрен искә алды Гөлия Рашатовна.

 Кадерле дуслар, исегезгә төшереп үтәбез, Гашыйклар көне уңаеннан без Теләче информ Вконтакте битендә “Туй көне” дип исемләнгән бәйгегә старт биргән идек.

Катнашу өчен бары тик Туй көнегездә төшкән бер мизгелне, кыска гына мәгълүмат язып, безгә 89393967641 номерына юлларга кирәк. Фотоларны 9 февральгә кадәр кабул итәбез. Ахырдан, иң күп тавыш җыйган 5 катнашучы арасыннан, 12 февральгә кадәр, бәйгенең тавыш бирү этабында җиңүчене ачыкларбыз.

Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев