Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Беренче номерлы балалар бакчасында “Сәнгать аша - яшеллек иленә” экологик бәйгесе үтте

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында өченче тапкыр республикакүләм “Сәнгать аша- яшеллек иленә” экологик бәйгесе үтте.

Конкурста Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Мамадыш, Арча, Питрәч районнарының балалар бакчалары активлык күрсәтте. Жюри билгеләп үткәнчә,  килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларда туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган. Шунысы сөендерде, куелышларның темалары актуаль, кызыклы, куелган критерийларга туры килде. Һәрбер бәйгедә дә иң яхшылары җиңүче дип табыла. Бу очракта да шулай булды. Иң яхшы балалар бакчалары 1,2,3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнсә, калган катнашучыларның һәркайсы билгеле бер номинациядә җиңүче дип табылды.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ания Нуруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев