Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бергә тапшырабыз. БДИны ата-аналар тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды

27 март көнне Теләче районында «Бергә тапшырабыз. БДИны ата-аналар тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Акциядә 18 ата-ана катнашты.

БДИ тапшыру пункты эше Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында оештырылды. 2024 елгы акциядә ата-аналар тарих фәненнән имтихан тапшырды. Бу сайлап алу фәне. 

 Акциянең максаты - ата-аналарга үз тәҗрибәләрендә БДИ кагыйдәләре, процедурасы, биремнәре белән танышу һәм балаларына имтиханнар алдыннан мораль яктан булышу. Әлеге акция балаларны чыгарылыш имтиханнарында көткән имтиханга максималь рәвештә охшаш итеп үткәрелә. Шуңа күрә әлеге әти-әниләр белән очрашуда аларга барлык имтихан процедурасын үтәргә тәкъдим итәләр: имтихан уздыру пунктында теркәлергә, шәхси әйберләрен һәм телефоннарын тапшырырга, инструктаж үтәргә, пунктка металл рамка аша керергә. Алар пунктта контроль ничек башкарылуын, нинди куркынычсызлык чаралары үтәлүен, имтихан эшләренең нинди юл белән баруын күрделәр. 

Исегезгә төшерәбез, мәктәп имтиханнары белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча Теләче районы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре кайнар линия телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала: 8(843)602-12-67; 8(843) 602-14-62. 

 

27 марта  в Тюлячинском районе прошла Всероссийская акция «Сдаем вместе. День сдачи ЕГЭ родителями», участниками акции стали 18 родителей. Работа пункта сдачи ЕГЭ была организована на базе МБОУ-Тюлячинской средней общеобразовательной школы. Предметом акции 2024 года стала история, который выпускники сдают в том случае, если результаты этого экзамена требуются для поступления в вузы.

Цель акции – дать родителям возможность на собственном опыте познакомиться с правилами, процедурой, заданиями ЕГЭ и помочь своим детям правильно настроиться перед экзаменами.  Напомним, что по всем возникающим вопросам, связанным со школьными экзаменами, выпускники Тюлячинского района и их родители могут обратиться по телефонам горячей линии: 8(843)602-12-67; 8(843) 602-14-62.

 

#сдаемвместе2024
#ЕГЭсдаемвместе
#егэ2024
#егэдляродителей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев