Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бергәләп көрәшергә кирәк

Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткечэчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

“Халык контроле”нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (httrs //ulugi.tatarstan.ru) теркәлергә, аннан соң “Халык контроле” бүлегенә кереп, башта “добавить событие”га аннары “выбрать категорию” дигәненә басабыз. Хәбәрләрне шунда күрсәтелгән “Сату кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы” һәм “Этил спирты, алкоголь яки составында спирт булмаган продукцияне законсыз рәвештә җитештерү, аның әйләнеше” дигән өч категория буенча юлларга мөмкин. Алга таба фото кертәбез һәм координатларны, адресын күрсәтергә һәм хәбәрнең исемен язарга кирәк. Аннан хокук бозу очрагы турында тәфсилләп аңлатасы гына кала. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев