Кичә Теләче районында 21 яшьлек Лада машинасын йөртүче кыз, беренчел мәгълүматлар буенча, «Узып китү тыелган» юл билгесе гамәлдә булган зонада каршы як полосага чыккан һәм Ford автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә автомобиль йөртүче кыз һәлакәт булган урында ук үлә, Ford автомобиленең йөртүчесе һәм 3 пассажиры җәрәхәтләр ала.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр бүлеше дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Нет комментариев