Хөрмәтле шоферлар һәм юл кулланучылар! “Ростехнадзор” ның район бүлеге хезмәткәрләре юлларда авыр техника, чылбырлы тракторлар белән хәрәкәт иткәндә сак булырга чакыра. Әлеге техника, үзенең үзенчәлекләре аркасында, башка транспорт чаралары өчен өстәмә куркыныч тудырырга мөмкин.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр, әлеге пунктлар буенча игътибарлы булуыгызны сорыйбыз:
-
Ераклыкны саклагыз: Чылбырлы тракторларны узып киткәндә яки аларның артыннан барганда, һәрвакыт җитәрлек ераклыкны саклагыз.
-
Узып китү куркынычсызлыгын бәяләгез: Чылбырлы тракторны узып китү куркынычсызмы икәнлеген алдан ук яхшылап уйлагыз.
-
Кисәк хәрәкәтләрдән сакланыгыз: Чылбырлы тракторларның алдында яки артында кисәк кенә тормозга басудан, тиз генә борылудан сакланыгыз.
-
Куркынычлы зонаны аңлагыз: Чылбырлы тракторның тирәсендә, аеруча аның арт ягында, куркынычлы зона барлыгын истә тотыгыз.

Һәм әлбәттә, техникаларның төзек хәлдә - барлык төр приборлар, техник куркынычсызлык жайланмалары төзек һәм эш халәтендә, киң габаритлы техник агрегатлар булганда, анын түбәсендә сары төстәге ут жайланмасы (мигалка) булу мөһим. Юл һәлакәтләрен булдырмас өчен, һәрберебезнең игътибарлы һәм җаваплы булуы мөһим. Имин юллар сезгә!
Нет комментариев