Бронза медаль алулары белән котлыйбыз
Район яңалыклары

Бронза медаль алулары белән котлыйбыз

29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Аксубай районында, 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында, волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышларда  9 команда катнашты: Әтнә, Апас, Аксубай, Арча, Алексеевск, Әлки, Актаныш, Мөслим. Волейбол буенча тренер - укытучылар А.Х. Зәкиев һәм Р. Ф. Зәйнетдинов җитәкчелегендә "Теләче" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә ярышларда катнашты. Һәм без егетләрне чын күңелдән ярышларда бронза медаль алулары белән котлыйбыз! 

 


Нет комментариев