4 ноябрь көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Теләченең Садовая урамында көзге ярминкә оештырылачак.
Ярминкәдә районыбыз җитештерүчеләре ит, сөт, салам, печән, терлек, кош-корт, бакча нигъмәтләре, җиләк-җимеш, яшелчә, алардан ясалган кайнатма белән сәүдә итәчәк. Шулай ук, чарага килгән һәркем кайнар чәй, коймактан авыз итә алачак. Көтеп калабыз сезне, райондашлар!
Нет комментариев