Бөтендөнья Театр көне уңаеннан
Бөтендөнья Театр көне уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Киләчәк »район яшьләр үзәгенең яңа бинасында урнашкан район балалар китапханәсендә булдылар.
- Мөләем китапханәчеләр Закирова Л.М. һәм Фатихова Е. Г. тәрбияләнүчеләребезне җылы каршы алдылар. Балалар әкиятләр һәм театр дөньясына чумды, квест - уен рәвешендә геройларны әкиятләр аша таныдылар, театрның төрләре, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, бармак курчаклары ярдәмендә үз әкиятләрен уйлап, уйнап карадылар. «Колобок» әкиятен сәхнәләштерделәр. Уртанчы төркемнең әти-әниләре балаларны Базилио мәчесе һәм Алиса төлкесе ролендә көтелмәгән чыгышлары белән гаҗәпләндерделәр, - дип хәбәр иттеләр өченче номерлы балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев