Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бу атнада Татарстанда суыта

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

11 октябрьдә температура көндез +9дан +14 градуска кадәр  тәшкил итәчәк.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 12 һәм 13 октябрь көннәрендә Татарстан түбәнәйтелгән атмосфера басымында булачак. Кайвакыт урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны элеккечә калачак: тәүлекнең караңгы вакытында +3тән +8 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +8дән +14 градуска кадәр.

14 һәм 15 октябрь, җомга һәм шимбә көннәрендә, метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, республика салкын атмосфера фронты үткәннән соң циклонның салкын тыл өлешендә калачак. Кайвакыт яңгыр явачак. Көндез һава 4-9 градустан югары булмас.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bu-atnada-tatarstanda-suyta

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев