Бүген 2025 ел - Ватанны саклаучылар елына багышланган чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды. Бәйгедә иң элек мәктәп укучылары үз көчләрен сынады.
Аннары стартка оешма - предприятиеләрдә эшләүчеләр басты. Бүгенге ярышта аеруча өлкән буын вәкилләре активлык күрсәтте. Тиешле дистанцияны район башлыгы Айрат Фатхуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин да узды.
Эльмира Котдусова.
0
0
Нет комментариев