Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Булачак журналистларга - яңа мәйданчык

Бүген, ягъни 6 май көнне, Югары Кибәхуҗа мәктәбендә, әлеге мәктәп проекты кысаларында үткәрелгән “Мин журналист - Я журналист” дип исемләнгән республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Чарада муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,  район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова, якташларыбыз, Югары Кибәхуҗа авылында туып-үскән, әлеге авыл мәктәбендә белем алган якташларыбыз -  Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин, “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Фәрит Салихов, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Ләйсән Низамова, тәүге тапкыр үткәрелүче иҗади бәйгенең җиңүчеләре һәм аларның остазлары катнашты.

Мәктәп директоры Гөлшат ханым Миннекәева  билгеләп үткәнчә, гәрчә беренче тапкыр гына үткәрелчә дә, аерым номинацияләргә бүлеп үткәрелгән бәйгедә катнашучы укучылар күп булган. Аеруча Арча, Саба, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары балалары активлык күрсәткән. Аларның иң-иңнәрен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән республика журналистларының күбесенә юл күрсәткән галим, остаз Васил Гарифуллин тәбрикләде. Алар укучылар, укытучылар алдында чыгыш ясап, бәйгенең булачак журналистларга яңа мәйданчык, ахыр чиктә ныклы таяну ноктасы булачагына зур ышаныч белдерделәр.

Чараның ничек узуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев