Алан мәктәбендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде
Район яңалыклары

Алан мәктәбендә куркынычсызлык дәресе үткәрелде

17 сентябрь көнне Теләче районының МБГУ «Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт чаралары» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.

Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде.

Әңгәмә барышында квадроцикл кебек техниканы куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында квадрацикллар, кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

 

 


Нет комментариев