Кичә икенче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән, ярминкә булып узды.
Ярминкәдә җыелган 54 790 сум акчаны һәм сатудан калган әйберләрне алар штабка тапшырган.

Балалар бакчасы мөдире Фәридә Фәннүровнага, аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә, әти-әниләргә, балаларга, шушы изге эштә катнашкан һәммә кешегә рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Нет комментариев