Ау сезоны башланды
В республике

Ау сезоны башланды

Татарстанда 15 сентябрьдән соры куян, төлке, һәм пошига ау сезоны башланды. Бу хакта ТР Табигый ресурслар дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Соры куян, төлкене  2027 елның 28 февраленә кадәр ауларга мөмкин. Пошига ау сезоны  10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Фото: ясалма фәһем аша

Дәүләт комитетында аучыларга ау кагыйдәләрен, ау ресурсларын аулап алуның рөхсәт ителгән нормларын һәм утлы корал белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр.


Нет комментариев