Чөгендер турында берничә мәгьлүмат
Файдалы киңәшләр

Чөгендер турында берничә мәгьлүмат

Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк.

Мәсәлән:

Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.

Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.

Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк.

Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Температура аермасы чөгендерне йомшарта һәм аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.

Пешкән һәм чи килеш әзерләнгән чөгендергә дә сарымсак кушып ашау яхшы, ул ашказан – эчәк авырулары булган кешеләргә дә зыянсыз була. 


Нет комментариев