Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Буыннар чылбыры өзелми

Районыбыз мәдәният йортларында, клубларда иҗадый берләшмәләр смотр-конкурсы дәвам итә. Мәсәлән, 2 март көнне, район мәдәният бүлеге белгечләре һәм авылдашлары алдында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән концерт программасы белән Казаклар авылы клубы каршында эшләп килүче иҗат берләшмәләре имтихан тотты.

Концертка килүчеләрне фойеда кул эшләреннән, авылның данлы тарихын чагылдырган бай күргәзмә,  авыл китапханәсе каршында китапханәче Альбина Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге “Ахирәтләр мәҗлесе” берәшмәсенә йөрүче ханымнарыбызның, яшь гармунчылар ансамбле чыгышы каршы алды.

Ике сәгатькә якын барган концертта авылның олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.  Якты, җылы тамаша бер сулышта, җиңел каралды. Концертта буыннар чылбырының өзелмәве, өлкәннәрнең үзләренең осталыкларын түкми-чәчми яшь буынга тапшырулары күзгә ташланды.  Шунысы сөенечле һәм мактауга лаек, авыл клубы һәм китапханәсе каршында тугыз иҗат берләшмәсе эшләп килә. Болар турында һәм смотр-конкурсның ничек узуы турында турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев