Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Буыннар элемтәсе: «Олимп»та, аның беренче җитәкчесе кунакта

«Киләчәк» яшьләр үзәге хезмәткәрләре чын-чынлап үзенчәлекле һәм җылы очрашу оештырды.

- Безгә кунакка Марсель Хатыйпович Әсәдуллин килде.  «Олимп " өчен бу билгеле исем. Нәкъ менә Марсель Хатыйп улы  яшьләр мәдәни-спорт үзәген җитәкләүче беренче кеше була. Ул  биредә 2001 елдан 2006 елга кадәр  җитәкчелек итә. Соңрак аның карьера юлы югары дәүләт дәрәҗәсендә дәвам итә –  ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының эшләр идарәчесе булып эшли. Очрашу матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Без үзәкнең беренче адымнары һәм яшьләр проектларының киләчәге турында сөйләштек. Марсель Хатыйповичка  җылы хатирәләре өчен зур рәхмәт!, – дип хәбәр итте яшьләр үзәге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев