Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Чәчүлекләр тикшерелде

2 июнь көнне район авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында традицион чәчүлекләрне кабул итү чарасы булып узды.

Комиссия составында “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, тәҗрибәле белгечләр, республиканың Атказанган агрономнары -  Хатмулла Хафизов белән Габдулла Заһидуллин эшләде. Азактан, оппонентларның берсе:
- Шунысы сөенечле, сабан культуралары кайда да матур тишелеш биргән. Моңа язның килеше уңай тәэсир иткәндер. Туфракта дым бетеп өлгермәгән иде, урыны - урыны белән булса да, менә бүген кабат яңгырлар яуды. Хәзер үсемлекләргә тиешле тәрбия күрсәтеп, чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә һәм төрле авыруларга каршы эзлекле көрәш алып барып, муш уңыш җыеп алуга ирешәсе бар, - дип белдерде Габдулла абый Заһидуллин.

Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев