Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләчедә бишенче тапкыр «Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе» узды

Кичә Татарстанның популяр блогерларын бер мәйданга җыйган «Түгәрәк уен» фольклор бәйрәме районыбызның Баландыш авылында башланып китте.

Биредә авыл үзешчәннәре килгән кунакларны җыр – моң, ипи - чәкчәк белән каршы алды. Бәйрәм кунаклары авыл белән танышты, бирнә җыйды.

Баландыш авылында бишенче тапкыр  узган "Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе"  бәйрәме кунакларын  мәйданда фольклор коллективлар, күргәзмәләр, остаханәләр һәм сәүдә үзәкләре каршы алды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше бәйрәм кунаклары чыгышы, фольклор коллективларның һәм блогерларның мәйдан әйләнүе, бүләкләүләр белән башланды.

Әлеге фольклор бәйрәмендә, гадәттәгечә, "Теләче" район газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды. Төп бүләк бозауны Әбде авылыннан Нияз Рахматуллин гаиләсе ( иганәчесе - Максабаш авылыннан Адель Дәүләтшин), "Шифалы су" - "Ижминводы" шифаханәсенә ике кешелек юлламаны ( иганәчесе - шифаханә җитәкчесе Сәлим Хабибуллин)  Теләче авылыннан Раиф Галиәхмәтов гаиләсе отты. 

Барлык бүләк отучыларны котлыйбыз, төп бүләкләребезнең хуҗаларына һәм  калган бүләкләребезнең иганәчеләренә -  "Алан"  ширкәтенә, Үзәк бистәсеннән Ильяс Ибраһимовка, эшмәкәр Сәлим Галләмовка, Айдар авылыннан Фәнис Фәләхов гаиләсенә һәм бәйрәмне уздыруда өлешләре кергән барлык – барлык иганәчеләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!

  

"Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе"ның кайбер күңелле мизгелләре хәбәрчеләребез Илнур Валиуллин һәм Зөлфия Ибраһимова фотоларында. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев