Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чәчәкләр үстерүче Сәрия

Авылда күп итеп терлек һәм кош-корт асрау, умартачылык белән шөгыльләнү гадәти хәл.

Ә менә авылда, чәчәк үстерергә яратучылар, бу эшне табыш алу өчен түгел, бары тик матурлык барлыкка китерү, күңел гүзәллекне теләве буенча гына үстерүчеләр турында бик сирәк ишетелә.

Шундый кешеләрнең берсе - Сәрия Галимова Бичер  (Кече Мирәтәк)  авылында яши.  Аларның чәчәккә күмелгән өй каршылары ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Чәчәк түтәлләре тирәсендәге төрле резина кисәкләреннән, агачтан ясалган фигуралар, аккош  сыннарын күрсәң, шаккатасың. Юк кына әйбер кебек, ә нинди матурлык тудырылган.  Бакчаларында чәчәкләрнең нинди генә төре юк, кашкарый, дәлия, хризантема һ.б бик күп чәчәкләр үсә анда. Бакчада төрле чәчәкләрдән күзләр камашса, сабакларында ук кызарып пешеп утырган помидорларны, кыярларны күреп, ничек өлгерә икән бу ханым дип шаккатып куясың.

Ничек өлгерәсең син боларның барысына да дип сорагач, “Чәчәкләр үстерергә яшьтән яраттым, аларның орлыкларын, үсентеләрен иртә яздан ук әзерләп куям, чәчәм, туфракларын әзерлим. Кыяр-помидорларга килгәндә исә, авыл җирендә торып яшелчәләрдән башка нинди бакча инде”, - дип елмайды ул. 

Агымдагы елда районда  территорияләрне төзекләндерү буенча бәйге игълан ителүен инде беләсез. Галимовлар гаиләсе дә әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде һәм “Иң матур ишегалды” номинациясе буенча башкарган эшләрен күрсәтеп фотоларын безгә юлладылар.  Бәйгегә нәтиҗә ясалыр вакытлар да якынлаша.  Уңышлар телисе килә аларга!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев