Чикләрне белми торган бәйрәм
420
0
4 июнь көнне Субаш авылында Тройсын бәйрәме (авыл халкы аны икенче төрле “Җапрак бәйрәме” дип йөртә) гөрләде. Бәйрәмнең пролог өлешендә биредә яшәүче керәшен карендәшләребезне, бәйрәм кунакларын иң элек муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.
Үзенең чыгышында ул агачлар тулысынча яфрак яргач үткәрелә торган, язгы матур бәйрәм - Тройсынның районыбыз тарихының, бай, күпмилләтле милли мәдәниятебезнең бер өлеше булуын билгеләп үтте, әлеге матур традицияләрнең буыннардан-буыннарга күчереп, ерак киләчәккә тапшырылуын теләде.
Бәйрәмне Камал театрының әйдәп баручы артисты, республикабызның атказанган артисты Олег Фазылҗан һәм аның иҗатташ дуслары Снежана Абрамова, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы Зоя Борисова бизәде. Алар үзләре генә чыгыш ясап калмадылар, башкаларны мәйдан уртасына чакырып, җыеп уйнатты, биетте һәм җырлатты. Кыскасы, бу көнне бирегә килүчеләр өйләренә күтәренке кәеф белән таралышканнардыр дигән ышаныч бар.
Болар хакында тулырак “Теләче” газетасынның киләсе саныннан укый аласыз. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез үзенә хас бизәкләре булган, бай колоритлы бәйрәмнең барышын күрәсез.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев