Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чистартабыз

1 апрельдән Чисталык айлыгы башланды. Райондашларыбыз аз гына көн кояшлы булдымы урамга чыгарга ашыга.

Фотолардан күренгәнчә, районыбызның Октябрьская урамында яшәүчеләр дә йорт яннарын  чистартып , агачларны буяп куйган инде.

Муниципаль районның авыл җирлекләрен төзекләндерү һәм аларда тәртип, чисталык урнаштыру максатыннан,  авыл биләмәләрен санитар карау кагыйдәләре кабул ителде. Аларда төзекләндерү өлкәсендә бердәм таләпләр куелган, торак пунктлар, шул исәптән биналар, корылмалар, биләмәләрен җыештыру тәртибе билгеләнгән. Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләр Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла ала.  

Шулай булгач, җәмәгать, законны бозмыйбыз һәм үзебез яшәгән тирәлекне чистартабыз!  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев