Лесной авылында яшәүче Рузалия Габделбәр кызы Гарипова — үз хезмәтенә чын күңелдән гашыйк, авылдашларының зур хөрмәтен казанган үрнәк кешеләрнең берсе. Аның гомуми хезмәт стажы 37 елны тәшкил итә.
Кибеткә сатучы булып килгәнче дә, ул урман хуҗалыгының складында, конторасында намуслы хезмәт куйган. Кайда гына эшләсә дә, хезмәт аның өчен һәрвакыт беренче урында тора. Эшне җиренә җиткереп, яратып башкару — аның тормышчан төп принцибы. Бүгенге көндә Рузалия ханым авыл кибетендә сатучы булып эшли, әлеге хезмәттә аның 17 еллык тәҗрибәсе бар. Сөйләшү барышында ул кибетнең бүгенге торышы белән дә уртаклашты:
«Кибетебездә бар нәрсә дә бар. Элек үзем Казаннан, күпләп сата торган складлардан барып алып кайтсам, хәзер үзләре үк алып киләләр. Ни кирәген белеп, заявка гына язам», — ди ул эшнең уңайлы якларына сөенеп.
Тәмле икмәк пешерүче дә
Кичке җиде-сигезләргә кадәр сатуда булса да, Рузалия апа эш сәгатьләре тәмамлануга гына карап тормый. Авыл җирендә төрле хәлләр була: берәр кешегә ашыгыч рәвештә товар яки кирәк-ярак чыкса, һәрвакыт кибетен ачып, сораган нәрсәне биреп җибәрә, гозер белән килүчеләрне бервакытта да кире бормый. Алай гына да түгел, ул — үзенең оста кулы белән тәмле икмәк пешерүче дә. Күпереп, кызарып пешкән, хуш исле ипиләрен авыл халкы һәрвакыт яратып ала. Аның алтын куллары пешергән икмәкне урман хуҗалыгы ашханәсендә дә кулланалар. Рузалия ханым үз һөнәренең серләре турында шулай ди:
«Эшеңне яратып башкармасаң, сәүдә хезмәтендә иренеп ятып булмый. Ачык йөзле, һәр кешегә игътибарлы һәм сабыр булу кирәк. «Сатып алучы һәрчак хаклы» дигән кагыйдәне онытсаң, бу өлкәдә эшләп булмый. Дөнья булгач төрле вакыт була, кайсы вакытта әйтәсе сүзләреңне әйтми калып та сабыр итәргә туры килә».

«Яраткан хезмәт ардырмый», — диләр күп еллар эштә булган ветераннар. Сөйләшү барышында Рузалия апа да бер дә уфтанмады, сыкранмады. Хезмәте хакында яратып сөйләде, авылдашларын бары тик яхшы яктан гына искә алды. Шул ук вакытта үзенә һәрчак канат куеп торучы җитәкчелекне дә онытмады:
«Үзебезнең Лесхоз, Лесной җитәкчелегенә зур рәхмәт. Эшлим дигән кешегә эше дә, ашы да бар монда. Бездә кешегә иң кирәге — игътибар икәнен бервакытта да онытмыйлар».
Бүген Рузалия апа — кадерле әни һәм яраткан әби. Аның ике баласы һәм өч оныгы бар. Оныклары җәйләрен әбиләре янында еш кунак булалар. Аларның шат тавышлары, көләч йөзләре Рузалия ханымга тормыш авырлыкларын җиңелерәк чишәргә зур көч һәм куәт өсти.
Нет комментариев