Казан -Иран юнәлеше ачыла
В республике

Казан -Иран юнәлеше ачыла

Казан мэры Илсур Метшин Иранның Татарстан башкаласындагы яңа Генераль консулы Мөхәммәт Босраи белән очрашты. Сөйләшүләрнең төп темаларыннан берсе Казан һәм Иран шәһәрләре арасында туры авиаэлемтәне торгызу мөмкинлеге булды.

Катнашучылар эшлекле, туристик һәм мәдәни элемтәләрне үстерү турында фикер алыштылар. Шул ук вакытта очышларның конкрет юнәлешләре, авиаташучылар һәм рейсларны эшләтеп җибәрү вакыты әлегә ачыкланмый.


Нет комментариев