Татарстанда 2025 ел йомгаклары буенча «Ел экспортеры» төбәк конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының МАКгы рәсми каналы хәбәр итә.
Конкурс Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлегенең тышкы икътисадый эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә һәм үзебезнең иң яхшы продукция һәм хезмәт үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Ул биш номинация буенча уза: «Сәнәгать өлкәсендә Ел экспортеры», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә Ел экспортеры», «АПК өлкәсендә Ел экспортеры», «Югары технологияләр өлкәсендә Ел экспортеры» һәм «Елның алгарышы». Шулай ук алты өстәмә номинация каралган.
Татарстанда конкурста катнашуга барлыгы 64 гариза кергән.
Нет комментариев