Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Электрон түләү вакытны янга калдыра

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге, банклардагы әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләр эшләвен бөтенебез белә.

Тик файдаланмыйбыз гына. Гадәт буенча һаман да почтага, банкка йөгерәбез. 

Билгеле булганча, интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, кирәк чакта үзегезнең хисабыгызга үзгәрешләр кертә һәм аның белән идарә итә аласыз. Шәхси кабинет ясау өчен дә бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала.

Шунысын искәртеп узарга кирәк, почта яки банклар аша түләгәндә өстәмә рәвештә, суммасына карап, акчалар тотып калына. Ә электрон түләүләрне башкарганда өстәмә процентлар алынмый, халык тиешле сумманы гына түли. Кыскасы, түләүләрне электрон рәвештә башкару җиңел дә, уңайлы да, вакытны да янга калдыра.

 

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев