Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Элҗен - керәшеннәрдә иң зур һәм абруйлы бәйрәмнәрнең берсе

Ул ел саен 2 августта билгеләп үтелә.

Ул табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Әйтик, христиан динендәге пагамбәр Илья – яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгыр яудырчы, җирдәге кешеләр белән Күктәге Алла арасында арадашчысы булуы белән мәгълүм. Изге Инҗилдә бәян ителгәнчә, Гайса авызыннан пагамбәр Илья белән суда чумылдыручы Яхъяның бер үк кеше булуы турында әйтелә. Халыкта Илья пагамбәр – усал, кырыс, изге, дошманнарын җәзага тартучы һәм, шул ук вакытта, юмарт, үзенекен мохтаҗ адәмнәргә бүлеп бирүче итеп күз алдына китерелә. Элҗендә табигатьнең барлык хәшәрәт көчләре утлы камчыдан куркып, куян, төлке, мәче, эт, бүре һ.б.ларга әверелеп бетә, имеш. Бу көнне яшен камчысы сукмасын өчен эт һәм мәчеләрне өйгә кертергә ярамый дип ышанганнар элгәреләр.

Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгыр-давыллар юк итәргә мөмкин. Илья пагамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен, бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.


Элҗен җәйне тәмамлый.
Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.
Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.
Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.
Элҗеннән башлап, төшкә кадәр – җәй, төштән соң көзгә тарта.
Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.
Элҗендә туган балаларга Илҗә исеме кушалар.

Чыганак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/elen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев