«Эхо веков в истории семьи — тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы тәмамланды
6 апрель көнне Арча районы мәдәният йортында Татарстанның төрле районнарыннан тугыз гаиләне җыйган «Эхо веков в истории семьи — тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы тәмамланды.
Чарада, гаиләләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен һәм аның тарихын ике этапта тәкъдим иттеләр: гаилә тарихын, аның традицияләрен һәм реликвияләрен чагылдырган күргәзмә һәм театральләштерелгән тамаша яки сәхнәдә гаилә презентацияләре тәкъдим ителде. Районыбызның данын яклаучы Фәләхиевлар гаиләсенең дә стендлары казанышлары белән, өстәлләре традицион ризыклар белән тулы иде.
Чара дәвамында конкурсантларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде, аларга фестивальнең җиңүчеләрен һәм призерларын сайларга туры килде
Барлык этапларны уңышлы үтеп Фәләхиевлар гаиләсе 2 урынга һәм акчалата сертификатка лаек булдылар. Уңышлары белән котлап, районыбызның бу хөрмәтле гаиләсенә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Зөлфия Мәхмүтова.
Эльмира Котдусова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев